Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Иделкәйләр» махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдат аналарын котладылар

Узган шимбә көнне Вахит авылында үткән концерт программасы кысаларында Илсөяр Мөхетдинова һәм аның коллективы Фирая Гыймадтинова һәм Рәисә Закировага рәхмәт сүзләре җиткерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

- Безнең коллектив куйган төп максат - Вахит авылында уллары махсус хәрби операция зонасында булган аналарны беренче яз бәйрәме белән котлау, - ди ансамбль җитәкчесе Илсөяр Мөхетдинова.

Фирая һәм Рәисә ханымнарның уллары балачакларын Вахит авылында үткәрделәр. Икесе дә армиядә, Чечняда лаеклы хезмәт иттеп кайттылар. Ул вакытта әниләр күпме елаган, балабыз исән сау кайтсын дип алар күпме дога укыган.
Менә тагын, инде чал чәчле әниләр көн саен дога кыла һәм Ходайдан уллары гаиләләре һәм балалары янына туган илләренә исән сау әйләнеп кайтуларын сорыйлар.

Без дә телибез тиздән махсус хәрби операция зонасында булган барлык солдатлар да туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип һәм әниләр күз яшьләрен түгүдән туктарлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поздравление иделькэй Вахитовское поселение