Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Яр Буе Морквашы мәктәп яны лагеренда мавыктыргыч көн узды

Балалар Иннополис шәһәренең янгын сүндерү бүлегенә мавыктыргыч экскурсиягә киттеләр, анда коткаручыларның героик һөнәре белән таныштылар.

Экскурсия инструктаждан башланды, ә аннары яшь кунаклар өчен чын ир-атлар дөньясына ишекләр ачылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең катлаулы эшләре турында сөйләп кенә калмадылар, ә янгыннарны бетерү буенча көндәлек күнегүләрнең ничек узуын күрсәттеләр. Лагерьда тәрбияләнүчеләр үзләрен чын сугышчылар итеп тоеп, махсус каршылыклар полосасын дәртләнеп җиңделәр. Алар тизлек, җитезлек һәм чыдамлык — янгын сүндерүченең төп сыйфатлары булуына инандылар. Техника белән танышу аерым соклану уятты. Балаларга зур кызыл төстәге янгын сүндерү машинасының эченә керергә, аның төзелешен өйрәнергә һәм янгын сүндерү өчен кирәкле әсбапларны киеп карарга рөхсәт иттеләр.

Көннең кульминациясе, һичшиксез, су фейерверкы булды! Коткаручыларның сизгер җитәкчелеге астында теләгән һәркем янгын сүндерү гидрантыннан су агымын юнәлтеп, үзен ут сүндерүче ролендә сынап карады. Суның чәчрәүләре, балаларның көлүләер һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе аларга озакка истә калачак.

Сәяхәтне оештыручылар Иннополис янгын часте хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия һәм куркынычсызлык буенча мөһим белемнәр биргән өчен рәхмәт белдерә. Хәзер балалар "101” номеры буенча бәла килгәндә кемнәрне чакырырга икәнен төгәл беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев