Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Гимназиядә мавыктыргыч бәйге узды

Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиянең 2”В” сыйныфында күңел ачу һәм танып белү мөхите хөкем сөрде. Анда балалар һәм ата-аналарның юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган уртак чарасы узды.

Класс җитәкчесе А.Алавердинова юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Имин юл» интерактив уены үткәрде, ул күпләр яраткан «Үз уеным» уены мотивлары буенча эшләнгән. Балалар уен кырында темаларны һәм сорауларны бик теләп сайладылар, ә ата-аналар аларга ярдәм итеп, үз командаларының остазлары булдылар. Мавыктыргыч бәйгедә тугыз ата-ана һәм унбер бала катнашты.

Чара бер сулышта узды, катнашучыларда матур тәэсирләр калдырды. Уен азагында һәр бала юлда үз-үзен куркынычсыз тотуның мөһимлеген искә төшерә торган кыйммәтле бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев