Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язгы бозның куркынычы турында искә төшерделәр

Беренче кояш нурлары күренү белән, сулыкларда боз көпшәккә әйләнә, аның өслегенә чыгу бик куркыныч.

Язгы бозның куркыныч булуына карамастан, күп кенә кешеләр аның өстенә чыгып, элементар саклану чараларын күрмичә үз гомерләрен куркыныч астына куялар.

 «Исегездә тотыгыз: язгы боз кешенең авырлыгын күтәрә алмый! Һәр кеше үз тормышы һәм иминлеге өчен үзе җавап бирә. Ташу чоры бездән саклык, тәртип, бозда һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне таләп итә", - дип күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Ленар Мардегалимов язгы чорда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте.

 Ул шулай ук кар һәм боз эрегән чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап үтте.

 "Боз тоткарлыклары барлыкка килгән чорда сулыкларга чыгу тыела. Елгаларның ачылу вакытында бозда уйнау катгый тыела. Бер боздан икенчесенә сикерергә ярамый, ул фаҗигале нәтиҗәләргә китерә", - дип дәвам итте Мардегалимов. 

Язгы ташу һәм бозвату чорында түбәндәгеләр тыела:

  • сулыкларга чыгу;
  • елганы кичеп чыгарга омтылу;
  • боз тоткарланган урыннарда елгага якын килергә;
  • текә ярга якынаерга;
  • плотиналар һәм күперләрдә җыелырга; 
  • сулыкның яисә елганың тирәнлеген үлчәргә;
  • бозлыкларны ярдан этеп җибәрергә;
  • боз өстеннән йөрергә һәм аларда шуарга;
  • су объектларына чыга торган таудан шуарга.

 Ата-аналар да, балаларны өлкәннәр күзәтүеннән башка елгага кертмичә, су басу вакытында бозда булу куркынычы турында кисәтеп торырга тиеш. Боз, салкын су, тиз агым һәлакәткә китерәчәк. Балаларны суда булган фаҗигаләрдән саклау - һәр ата-ананың бурычы.

"Хөрмәтле балыкчылар, язмышны сынамагыз: язгы бозга чыгу куркыныч. Әгәр дә сез саксызлык аркасында боз астына чумсагыз, ышанычыгызны югалтмагыз. Беренче чиратта кулларыгызны җәегез, боз өстендә калырга тырышыгыз. Суда бәргәләнмәгез - ул көч югалтуга китерәчәк. Кулларыгызны алга чыгарып, күкрәгегез белән боз читенә ятарга яки аркагызга борылып, кулларыгызны артка ташларга тырышыгыз. Боз өстенә менергә тырышыгыз, куркыныч урыннан чыкканчыга кадәр шуышыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Мардегалимов үз нервларын кытыкларга яратучыларның иң куркыныч категориясенә мөрәҗәгать итеп.. 

Кадерле укучылар, язгы ташу вакытында бозга чыкмагыз! Үзегез ясаган бүрәнәләрдә, агач такталарда, йөзүче бозларда йөрмәгез. Бер боздан икенчесенә сикермәгез. Боз китүен күзәткәндә причалга, күпергә таянмагыз, алар аркылы иелеп карамагыз. 

Исегездә тотыгыз: әгәр дә сез күлдә яки елгада бәхетсезлек очрагына тап булсагыз, качып китмәгез, ә кычкырып ярдәмгә чакырыгыз, олылар ишетеп бәла-казадан котылырга ярдәм итәрләр.

Барлык ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм номер - 112!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев