Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Елның алтын вакыты-көз

16 сентябрьдә Бакча-Сарай авыл клубында Матюшино мәктәбе укучылары өчен «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Елның алтын вакыты – көз» шигърият сәгате оештырылды.

Көз-елның искиткеч чоры, аны күп кенә әдәби классиклар данлаган һәм бөек рәссамнар үз картиналарында төрле төсләрдә сурәтләгән.  Елның бу вакыты гадәти түгел, ул бик төрле. Көз үзе белән караңгы күк, салкын яңгыр гына алып килми, ә ул безгә бакчаларда, урманда, Идел ярында көзге күренешләрнең кабатланмас матурлыгын бүләк итә. 

Чараның беренче өлешендә клуб мөдире Асия Фәйзулова мәгълүмати белешмә белән таныштырды: -  “Көзнең астрономик башлангычы булып көзге көн белән төн тигезлеге көне санала. Ул 22 нче яки 23нче сентябрь: бу көнне бөтен җирдә көн һәм төн озынлыгы бер үк һәм 12 сәгатькә тигез. Фенологлар - табигатьнең сезонлы күренешләрен тикшерүче галимнәр, көзнең башы дип 26 августтан соңгы чорны саныйлар, ул вакытта беренче кыраулар башлана һәм яфраклар коела башлый. Көз 93 көн дәвам итә: 26 августтан 27 ноябрьгә кадәр»

Шигърият сәгатенең икенче өлешендә ул балаларга Вивальдиның «Көз» музыкаль әсәрен, Ф.Шопенның «Көзге вальс»ын, Чайковскийның «Ел фасыллары» циклыннан «Көзге җыр» әсәрен тыңларга тәкъдим итте. Балалар С.Есенинның «Нивы сжаты, рощи голы», «Отговорила роща золотая», «Хорошо под осеннюю свежесть», А.Пушкинның «Осень», «Уже небо осенью дышало», «Унылая пора, очей очарование», Ф. Тютчевның «Есть в осени первоначальной», «Осенний вечер» шигырьләрен укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев