Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Декупаж буенча мастер-класс

Яңа Юл авыл клубында агач эшләнмәләрне декупаж стилендә бизәү буенча мастер класс узды.

Әлеге чара клуб мөдире Сәрия Ефимова һәм Шеланга авыл китапханәсе мөдире Любовь Синичкина ярдәме белән оештырылды. Чара башында Любовь Синичкина балаларга декупаж һәм әлеге сәнгатьнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Декупаж озын һәм сокландыргыч тарихка ия.

Декупаж сүзе “decoupage” франсуз телендә “кисәргә” дигәнне аңлата. Шулай булгач, декупаж техникасы – ул төрле рәсемнәр һәм башка әйберләр белән бизәү техникасы.

Интерьерны декупаж техникасы белән бизәү XVII гасырда кулланыла башлаган. Шул чакта ук өй җиһазларын, идәннәрне, стеналарны бизәгәннәр һәм лак белән каплаганнар. Алар бик матур булып күренгәннәр.

Декупаж- материалны матурлау, икенче төсмер бирү иҗаты. Материал ябыштырылганнан соң лаклана. Нәтиҗәдә бик матур иҗади һәм зәвыклы эш килеп чыгарга тиеш. Сәнгать әсәре дисәң дә була. Һәрберебез үзенә охшаган рәсем, сүрәт, салфеткалар куллана ала.

Декупаж мебельне, агач эшләнмәләрне, тартмаларны, шкатулкаларны, тукыманы бизәргә мөмкинлек бирә, игътибарны, рухны, кул бармакларының моторикасын, балаларның иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Балалар да кызыксынып декупаж техникасында предметларны бизәделәр. Матур кәгазь салфеткалар ясадылар, рәсемнәрдән сюжетлар сайладылар, төрле элементлардан композицияләр төзеделәр. 

Традицион булмаган ысуллар белән эш итү -  мавыктыргыч эшчәнлек. Бу балалар өчен уйларга, үзләрен сынап карарга, эзләнергә, тәҗрибәләр ясарга, ә иң мөһиме, үзен белдерергә зур мөмкинлек. Декупаж техникасында эшләгәндә, укучылар шәхси мисалда үзләренең сәләтләрен ачтылар, шулай ук үз үзләренә ышаныч арту да бик мөһим этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев