Быелгы белем көне күчереләчәк
Югары Ослан. Татарча

Быелгы белем көне күчереләчәк

ТР мәгариф министры мәктәпләрдә беренче кыңгырау бәйрәменең ни өчен күчереләчәген сөйләде.

Татарстанда белем көне, 1 сентябрь ял көненә туры килү сәбәпле, дүшәмбе, 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. 

Бу хакта брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

“1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Без Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан белем көненең 2 нче сентябрьгә күчереләчәге турында хат алдык. Шулай булгач, 1 сентябрь безнең балалар өчен гамәлдән чыгарылмый, ул 2 нче сентябрьдә булачак ", - дип аңлатты министр.

Шулай итеп, балалар мәктәпкә гадәттәгедән бер көнгә соңрак барачак.


Нет комментариев