Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бөтендөнья татар конгрессы «Дастаннар елы» башлануын игълан итте

2023 нче ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Милли дастаннар елы дип игълан ителде.

– Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә тарихи, милли аңны чагылдыручы эпик әсәрләр буларак беләбез. “Дастаннар елы”н игълан итү Татарстан гына түгел, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче башка өлкәләрдәге татар оешмалары үткәрә торган чараларны да әлеге темага багышлап үткәрергә мөмкинлек бирә. Ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә дастаннарга багышланган булачак. Булган дастаннарыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне без төп максат итеп куячакбыз. Дастаннарны милли аң һәм милли горурлык чыганагы буларак кабул итәргә кирәк, – дип  ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

Шакиров сүзләренчә, «дастаннар елы» кысаларында чаралар Татарстанда гына оештырылмый.

- Бөтендөнья татар конгрессы химаясендә эшләүче барлык оешмалар фәнни-гамәли конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрәчәкләр» алар турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә таратачаклар, - дип аңлатты ул.

 

фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев