Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган чара

8 нче августта Бөтендөнья мәчеләр көне билгеләп үтелә - ул хайваннар алдында җаваплылыкны искә төшерә торган бәйрәм. ЕС илләре, АКШ, Кытай, Россия, Венгрия һәм Франциядә мәчеләрне аеруча яраталар.

Ә кайбер койрыклы дусларыбыз   тарих битләренә кереп калганнар. Берсе  космоска очкан, икенчесе, кеше кебек, эшкә йөри, ә кайсысыдыр  корабль батканны да  кичергән! Дөньяда бу йомшак, хәрәкәтчән, ягымлы һәм бик акыллы йорт хайваннарына битараф булып калучылар бик аздыр. Аларга мәхәббәт шулкадәр зур булып чыкты ки, мәчеләр өчен календарьда махсус бәйрәм  көне дә билгеләнде.

 8 нче августта Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә  Мәчеләр көненә танып-белү программасы узды. Чараны алып баручы Гөлназ Фәттахова балаларга бәйрәм тарихын сөйләде. Балалар йонлы хайваннар турында бик күп кызыклы мәгълүмат  белделәр- нинди токымнар,  төрле ил халыкларының мәчеләргә мөнәсәбәте нинди булуын. Чарада китапханәче Сания Сәлимуллина әдәби әсәрләр геройларына багышланган викторина оештырды. Балалар мәче Матроскинны , мәче Базилионы, "Гав" исемле мәчене һәм башка бик күп әдәби геройларны хәтердә яңарттылар.  Мәчеләр белән бәйләнгән халык билгеләрен искә төшерделәр. Һәм, әлбәттә, балалар үзләренең яраткан мәчеләре турында бик рәхәтләнеп сөйләделәр.

 Чараның финалында балалар үзләренең яраткан йорт хайваннарын  рәсемгә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев