Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Без сәламәтлекне саклыйбыз

Сәламәтлек - кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк.

«Акчаны югалттым - берни югалтмадым. Вакыт әрәм булды - күпне югалттым. Сәламәтлекне югалттым - барысын да югалттым" дигән мәкаль юкка гына әйтелми. Шуңа күрә балачактан ук үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга кирәк.

Мәмәтхуҗа авыл клубында “Без сәламәтлекне саклыйбыз” дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Анда балаларга сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләр, сәламәтлекне саклау өчен заманча кешегә нәрсәләр кирәклеге турында сөйләделәр. Сәламәт булу - көчле, җитез, матур булу дигән сүз.

Чара барышында балалар төрле биремнәр башкардылар. Табышмаклар, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төште, табышмаклар чишелде. Балалар көн тәртибе, сәламәтлеккә кагылышлы үз белемнәре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев