Бергә без - гаять зур көч!
Югары Ослан. Татарча

Бергә без - гаять зур көч!

Югары Ослан мәктәбе ашханәсендә җылылык хөкем сөрә: яшь патриотлар МХО сугышчылары өчен посылкалар әзерлиләр.

Мәктәп ашханәсендә эш кайный, әмма бүген монда укучылар өчен төшке аш кына әзерләмиләр. Мәктәптә  Алдынгылар хәрәкәте Советына кергән Татарстан Республикасы Ватаныбыз сугышчылары гаиләләре комитетының шефлыкка алынган сыйныф укучылары бик мөһим һәм күңелгә ятышлы акция башлап җибәрделәр. Һәр атна саен дәреслекләрне вакытлыча калдырып, яшь патриотлар һәм волонтерлар фронтка посылкалар әзерләү өчен бергә җыелалар. Игътибар үзәгендә - хуш исле үлән чәйләре һәм өй сохарилары.

Үлән җыемнары - ул эчемлек кенә түгел. Волонтерлар үзләре әйтүенчә, мондый хуш исле чәйләр салкын көннәрдә җылытып кына калмый, иммунитетны ныгыта, организмны витаминнар белән туендыра. Сугышчы якташлар, чәй кайнатып, бер генә мизгелгә булса да туган якларына, шифалы үләннәр җыелган җиргә күңелләре белән кайтып киләләр. Сохари -  ул өйдән ерак сугышчыларга бик кирәк булган өй рәхәтлеге тәме. Бу туклыклы һәм уңайлы ризык, ул озак саклана һәм якыннарының кайгыртуын искә төшерә.

Бу инициатива - бер тапкыр гына үткәрелә торган акция түгел, ә чын һәр атналык хезмәт. Балалар аңлыйлар: аларның туган мәктәпләрендә яратып җыелган ярдәме яклаучыларыбызны физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да җылыта. Мәктәп җитәкчелеге укучылары белән горурлана. Алар чынлыкта патриот булу - үз илеңне ярату гына түгел, ә аны яклаучылар турында да кайгырту дигән сүз икәнен исбатлый. Акциягә кушылырга, үз бакчаларыннан киптерелгән үләннәрне бирү мөмкинлекләрен штаб кураторыннан яки Алдынгыларның остазыннан белешергә була.


Нет комментариев