Беренче июньнән бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте
Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Мобиль җайланмалардан шалтыратулар өчен 03-16 җыярга кирәк. Яңа номерны истә калдыру җиңел: 03 - ашыгыч ярдәм номеры, 16 - төбәк коды.
Стационар телефоннардан шалтыратулар өчен - 8 800 200-03-16. Шалтыратулар бушлай, колл-үзәк тәүлек буе эшли. Операторлар Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган.
Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән:
- табибка язылу;
- вакцинациягә язылу;
- диспансеризациягә язылу;
- табибның өйгә чакыруы.
Шулай ук гражданнар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм дару белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмати белешмә алырга; тәкъдимнәр һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Күчеш чоры вакытында 8 843 558-03-03 номерына да шалтыратып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Күчеш чоры....Ничек аңларга
0
0