Бакча Сарайда «Донбасска солдатка посылка җибәрү»акциясе дәвам итә
Бакча Сарай авылы халкы Вахит авыл җирлеге башкарма комитеты игълан иткән «Донбасска солдатка посылка җибәрү» акциясен чын күңелдән хуплады.
Уртак тырышлык белән Бакча Сарай авыл клубы каршындагы "Ярдәм" гуманитар ярдәм җыю пунктына иң кирәкле әйберләр: озак саклана торган ашамлыклар (консервалар, ярмалар, печенье, чәй һ.б.), шәхси гигиена әйберләре җыелды.
"Яшь йөрәкләр" клубы әгъзалары киңәшеп, өй токмачы әзерләргә булдылар.
Акциянең төп максаты - Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү.
"Мондый катлаулы чорда бөтен илебез халкы өчен иң мөһиме бердәм халык булу, бергә булу, көн саен батырлык һәм көч күрсәтүче ватандашларыбызны һәм хәрби хезмәткәрләребезне ташламау. Якын арада гуманитар йөкне тиешле урынга китерәчәкләр. Безнең районда, бөтен илдәге кебек үк, алгы сызыкта булганнарга ярдәм итү бара. Һәм бу һәркемнең битараф булмавын күрсәтә. Күпләрнең хәзерге көндә МХОда туганнары һәм якыннары катнаша. Хезмәтебезнең җимешләре якташларыбызны саклар һәм аларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Үз өлешебезне кертергә беркайчан да соң түгел һәм һәркемнең хәленнән килә. Битараф булмаганнарга, актив тормыш позициясе, хезмәттәшлек өчен рәхмәт! Ә эш дәвам итә.."- дип рәхмәтен белдерде Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев