Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Авыл хуҗалыгы идарәсе “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

Быелгы ел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән билгеләп үтелә. «Җиңү» сүзе безнең әтиләр һәм бабаларыбыз тарафыннан тыныч күк йөзе өчен бирелгән миллионнарча гомерләр бәясе белән тыгыз бәйләнгән.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында һәм Ватан өчен гомерләрен биргән батырлар хөрмәтенә Авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә актив катнашты. Алар Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм Куралово урта мәктәбе укучылары белән берлектә аларның оешмалары тирәлегендә  бергә алмагачлар утырттылар.

«Хәтер бакчасы» акциясе ярдәмендә, героик җиребездәге утырткан һәр яңа яшел агач белән без үзләренең сугыш кырларындагы һәм тылда хезмәт батырлыклары белән уртак Җиңүгә үз гомерләре бәрабәренә өлеш керткән каһарманнарыбызны искә алабыз. Утыртылган һәрбер агач хәзерге һәм киләчәк буыннарны героик ата-бабалар турындагы мәңге яшәү хәтере белән тоташтыра. Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекне саклау -ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше, бу безнең һәрберебез алдында торган бурыч. Без тыныч тормышның нинди бәягә эләгүен истә тотарга тиешбез.

19 апрельдә Иннополис шәһәрендә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында алма бакчасы утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев