Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Аулак өй – борынгыдан килгән гореф-гадәт

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар. Аларның күбесе -гадәти булмаган һәм кызыклы.

Күршеләре белән тату яшәр өчен, кешеләргә аларның нинди үзенчәлекләре барлыгын белергә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәк.

Элек татар авылларында кичке утырулар бик популяр булган. Аулак өй - ул беркадәр вакытка яшь кыз карамагына калдырылган йорт. Әти-әниләре, кунакка киткәндә, кызларын хуҗалыкта калдырганнар һәм аның өйне тәртипле тотуына ышанганнар. Ә авылда бу хәбәр бик тиз таралган, кызлар, егетләр аулак өйгә җыелганнар. Әмма ата-аналар аларга йортны ышанып тапшырганда билгеле бер шарт та куйганнар – күмәкләп нинди дә булса эш башкарырга кирәк булган, мәсәлән, җеп эрләргә, челтәр үрергә, оекбаш бәйләргә. Аулак өйләрдә гармунлы егетләр көтелгән кунак саналган, алардан башка утырмалар узмаган, кызлар-егетләр гармунга кушылып җырлаганнар, биегәннәр.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хатын-кызларны татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерергә чакырды. Кичәдә катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, борынгы җырлар җырладылар һәм милли уеннар белән таныштылар. Мәсәлән, «Йөзек салыш", анда уйнаучылар җырларга, биергә тиеш булган, аларны башкарудан баш тартырга ярамаган.

Татар халкының гореф-гадәтләре онытылмаган, алар балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга барып җитте һәм җитәчәк. Милли гореф-гадәтләр - безнең мәңгелек зур байлыгыбыз.

Әлеге матур, уртак чарадан истәлекләр һәм алган якты тәэсирләр авылдашлар күңелендә озак сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев