65 ел парлы тормыш
Кызыл Байрак авылында яшәүче Галиуллиннар гаиләсе 65 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.
Ильяс Миннула улы һәм Гөлсинә Гарифулла кызы - мәхәббәтле, игелекле һәм ихтирамлы, озын гомерле гаилә. Аларның гаиләсен күпләргә үрнәк итеп куярга була.
Туй –тормыш юлында бик матур вакыйга. Ул мәхәббәт, матурлык, янәшәдә яраткан туганнар һәм дуслар белән тулы көн. Ә уртак тормыш юлын күп еллар бергә узган парлар тагын да матурлар, алар соклану уята.
Күркәм парларны шундый мөһим дата белән котларга район хакимияте вәкилләре, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы, Шеланга авыл җирлеге башлыгы, Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәрләре, якын кешеләре, балалары, оныклары, дуслары килде.
Кунаклар аларга нык сәламәтлек, озын гомер, шатлык һәм җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм гармония теләде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев