Югары Ослан. Татарча
-
Октябрьский балалар бакчасында «Сак булыгыз, юка боз!” әңгәмәсе үткәрелде
Ел саен көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләр, шул исәптән балалар һәлак була.
-
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр “Мәдәниятләр диалогы” музеенда экскурсиядә булдылар
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара сукырлар көненә багышланган чаралар уздырылды.
-
Яңа Юлда балалар хокуклары турында сөйләштеләр
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне ел саен 20 ноябрьдә – Бала хокуклары турында конвенциягә кул кую көнендә билгеләп үтелә.
-
Макылда батырлыкка, кыюлыкка багышланган кичә узды
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Көч, батырлык, кыюлык» дигән патриотик кичә үткәрделәр.
-
«Сәлам, бу фотода синме?»: Татарстанда яшәүче кырыкалдарларның яңа алдау схемасы корбаны булды
Беренче карашка мессенджерда гадәти хәбәр алып, ир-ат үзенең барлык акчасыннан колак кага.
-
Мәмәтхуҗалылар сәламәт сулышны хуплый
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
-
Иннополиста татар теле укытучылары семинарда катнашты
15 ноябрьдә Иннополис мәктәбендә татар теле укытучыларының «Мәгълүмати - коммуникатив технологияләрне кулланып татар телен укыту сыйфатын камилләштерү» темасына семинар узды.
-
Октябрьский мәктәбендә Бөтендөнья игелек көне билгеләп үтелде
Бәйрәмнең рәсми датасы 1998 елның ноябрендә Токиода узган «Бөтендөнья игелек өчен хәрәкәт » волонтерларының беренче конференциясен уздыру көне булды. Шуннан бирле бәйрәм барлык континентларда 13 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бөтендөнья игелек көне символы — ачык йөрәкне француз рәссамы Орель булдырган.
-
Югары Осланда «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2024 » конкурсы узды
Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2024» VIII Республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы булып узды.
-
Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә заманча җиһазлар куелган яңа операция бүлмәсе барлыкка килде
Хәзер район хастаханәсендә минималь тыкшыну белән операция ясау өчен бөтен шартлар да бар.
-
Бакча Сарайда «Донбасска солдатка посылка җибәрү»акциясе дәвам итә
Бакча Сарай авылы халкы Вахит авыл җирлеге башкарма комитеты игълан иткән «Донбасска солдатка посылка җибәрү» акциясен чын күңелдән хуплады.
-
Гимназиядә Кыш бабай туган көнне билгеләп үттеләр
Кыш бабайга ничә яшь икәнен беркем дә белми. Әмма Россиядә аның туган көнен 18 ноябрьдә бәйрәм итәләр.
-
Песнәк зур кош түгел, ә шулай да үзенең бәйрәмен белә
Алтын көз ахырына якынлаша, аның соңгы ае килеп җитте. Рәсәйдә элек-электән 12 ноябрьдә песнәк көне, ягъни кышлаучы кошларны каршы алу көне билгеләп үтелә. Кешеләр аларга җимлекләр әзерлиләр, кошлар турында шигырьләр укып, табышмаклар әйтеп, сокланып, аларга хөрмәт күрсәтәләр.
-
Үзәк китапханә хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган күргәзмәгә чакыра
Ел саен 15 ноябрьдә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 1992 елның 12 ноябрендәге боерыгы нигезендә илебезнең оборона сәләтен арттыру һәм ныгыту максатында куелган.
-
Пассажирлар игътибарына!
14 ноябрьдән 511 нче Югары Ослан - Казан автобус маршруты түбәндәге расписание буенча үз эшен башлап җибәрә