Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Песнәк зур кош түгел, ә шулай да үзенең бәйрәмен белә

Алтын көз ахырына якынлаша, аның соңгы ае килеп җитте. Рәсәйдә элек-электән 12 ноябрьдә песнәк көне, ягъни кышлаучы кошларны каршы алу көне билгеләп үтелә. Кешеләр аларга җимлекләр әзерлиләр, кошлар турында шигырьләр укып, табышмаклар әйтеп, сокланып, аларга хөрмәт күрсәтәләр.

Песнәкләр көне – ул яшь экологик бәйрәм, ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән булдырылган һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Халык сынамышларына караганда, нәкъ менә шул вакытта песнәкләр, тиз салкын буласын сизеп, урманнардан кеше торагына якынрак очып киләләр һәм кешеләрдән ярдәм көтәләр. Халыкта: «песнәк зур кош түгел, ә шулай да үзенең бәйрәмен белә», - диләр. 

Түбән Ослан балалар бакчасында әлеге кошчыкка багышланган тематик көн узды. Балалар бу бәйрәм турында кызыклы презентацияләр карадылар, песнәкләрнең төрлелеге, аларны нәрсә белән тукландырырга, кошлар белән бәйле билгеләр һәм традицияләр турында сөйләделәр. Шулай ук кышлаучы кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр, кошлар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «песнәк» рәсеме элементлары белән аппликация башкардылар.

Урамда йөргәндә балалар җимлеккә песнәкләр өчен тәм-томнар куйдылар. Бу көн балаларның хәтерендә озак сакланыр һәм алар киләчәк тормышларында бу гаҗәеп һәм сөйкемле кошларны беркайчан да рәнҗетмәсләр һәм сакларлар.

Кыш буе балалар кошларны ашатачак, аларның үз-үзләрен тотышын һәм гадәтләрен күзәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев