Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Зилә Минһаҗева матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесендә катнашты

Узган дүшәмбедә Яшел Үзәннең балалар музыка мәктәбендә "Татар кызы - 2022" Халыкара конкурсының зона этабы узды.

 Бәйгедә чибәрлекләре, сафлыклары, тыйнаклыклары белән районнарында дан тоткан Яшел Үзән, Буа, Апас, Тәтеш, Лаеш, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Югары Ослан кызлары катнашты.

Югары Ослан районыннан конкурста Зилә Минһаҗева лаеклы чыгыш ясады.

Кызлар берничә конкурста көч сынашты: дефиле, үз-үзеңне күрсәтү, милли костюм презентацияләү, иҗади, интеллектуаль һәм кулинар конкурслар.

"Татар кызы" Халыкара конкурсы — чын матурлык, талант һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме. Конкурсның максаты - туган телне, гореф-гадәтләрне,  мәдәниятне саклап калу һәм үстерү, яшьләрнең тарихи-мәдәни мираска карата кызыксынуларын арттыру, конкурста катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән баету, гаилә кыйммәтләренә, традицион гаилә рәвешенә аңлы караш формалаштыру.

- Бу бәйгедә катнашу минем өчен бик дулкынландыргыч булды. Конкурс татар кызының эчке дөнья байлыгын һәм иң яхшы сыйфатларын ачырга, хатын-кызның социаль статусын ныгытырга, аның социаль роленең барлык төрләрендә күтәрергә ярдәм итә, - ди Зилә.

«Татар кызы» бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә. Бу матурлык конкурсы гына түгел, ә күңел байлыгы дәрәҗәсенә ярыш.

Зилә татар кызына хас барлык кирәкле сыйфатларга ия булуын раслады һәм зур бүләкләр белән бүләкләнде. Аңа, 28 май көнне узачак Казан шәһәрендәге сайлап алу этабында катнашырга тәкъдим ясалды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс татар кызы