Гимназиядә «Алдынгыларның тегү цехы» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Цехка җиһазлар сатып алынып, эшләр башланып киткән инде. Гимназиянең активистлары җыелып, сатып алынган материаллардан нәрсә тегәчәкләре турында фикер алыштылар. Яшь осталар булачак беренче эшләнмәләрне ачыкладылар. Балаларның бер өлеше "Кояшкай" балалар бакчасы балалары өчен алъяпкычлар, икенчесе 1-4 класс укучылары белән мастер-класслар өчен шоперлар тегү белән шөгыльләнәчәк.
Алга таба «Яхшылык салават күпере» хәйрия фондына картлар йортына бүләк итү өчен мендәрләр һәм урын-җир кирәк-яраклары тегү. Алда - җентекле, ләкин бик мөһим эш: тиздән балалар уйлап тапкан изге эшләр чын эшләнмәләргә әвереләчәк, алар моңа аеруча мохтаҗларны җылытачак.
8-9 класс укучылары эшләнмәләрне кисәргә керештеләр. Беренче эш - алъяпкычлар һәм шопперлар. Эскизлар әзер, үлчәмнәр төшерелгән, өлгеләр төзелгән — һәм менә беренче детальләр инде киселгән. Кызлар да, малайлар да бердәм булып, эшкә тотындылар. Алда - тегеп тоташтыру, җөйләрне эшкәртү һәм җыю. Ә иң мөһиме - әзер эшләнмәләр яхшы кулланылыш табачак.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев