Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда Республика Көненә багышланган бәйрәм узды

Бәйрәмне клуб учреждениеләре хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар оештырды.

Узган якшәмбедә Янга Юл авылында янә күңелле һәм шау-шулы булды.  «Минем Ватаным Татарстан» дигән киң күләмле бәйрәм программасы белән авыл халкы каршында Илсөяр Мөхетдинова җитәкчелегендәге «Иделькәй» вокаль ансамбле, Алинә Сәлахова һәм аның «Яшьлек» хореография төркеме, «Забавушки» төркеме солисткасы Оксана Киселева, Вахитов, Бакча-Сарай, Яңа Юл, Киров поселогы авыл клублары мөдирләре чыгыш ясады. Татар, рус һәм чуваш җырлары һәм шигырьләре яңгыраган интернациональ концерт программасы авыл халкын чын күңелдән сөендерде.

- Соңгы вакытта безгә еш кына артистлар килүе һәм безнең өчен концертлар куюлары белән без бик шат. Клуб мөдире Сәрия Ефимовага безнең һәм оныкларыбыз өчен бәйрәмнәр оештырганы өчен зур рәхмәт. Кечкенә генә авылда яшәсәк тә, безне онытмыйлар, яраталар, - диләр бәйрәмгә килгән олы яшьтәге авылдашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день республики бәйрәм концерты