Ел саен 25 августта Герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә.
Әлеге көнне дошман территориясендә каршылык оештырган һәм фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен биргән татар халкының данлыклы улларын искә алалар. Вахит авылы китапханәсе истәлекле көнгә китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәче Сания Сәлимуллина шагыйрьнең балачагы турында сөйләде, аның төрле еллардагы китаплардан төшкән фотосурәтләрен күрсәтте.
Балалар шагыйрьнең ничек әсирлеккә эләгүен, дошман төрмәләрендә фашистларга каршы көрәшүен, шулай ук аның көрәштәшләре - җәлилчеләр турында белделәр. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләр җыентыклары һәм биографик басмалары тәкъдим ителде. Күзәтү ахырында балалар герой-шагыйрьнең «Кызыл ромашка», «Бишек җыры» шигырьләрен укыдылар.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев