Югары Ослан районында торак йортларның янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр
Районда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы , Социаль яклау хезмәте белгечләренең социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә профилактик чыгулары дәвам итә.
Шушы көннәрдә 8 торак пунктта шундый 11 гаиләнең йортлары тикшерелде. Комплекслы үзәк белгечләре Эльвира Сафиуллина, Анастасия Котельникова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Аида Колезнева һәм Югары Ослан районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе Ленар Мәрдегалимов белән берлектә авыл кешеләренә янгын хәбәрчеләренең (пожарные извещатели) барлыгын тикшерү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә алу максаты белән килгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 4 йортта автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган, тагын өчесендә - батареялар алмаштырылган. Балигъ булмаганнарның ата-аналары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, шулай ук “Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” белешмәләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев