1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне - рәсми бәйрәм генә түгел, ә тормышның иң изге сүзләре һәм уй-фикерләре олы тормыш юлы үткән кешеләргә юнәлтелгән үзенчәлекле мизгеле.
Бу бәйрәм көнендә Яңа Юл авыл клубы мөдире һәм Шеланга авыл җирлеге депутаты өлкән авылдашларының өйләрендә «Күңел җылысы» дигән акция-котлау үткәрделәр. Алар хөрмәтле яшьтәге кешеләрне өйләрендә, шулай ук өйләре янында урамда котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Акциядә катнашучылардан барлык өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. "Август-Югары Ослан" иганәчеләреннән бүләкләр тапшырдылар, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Өлкән буынга игътибар биреп, без балалар һәм яшүсмерләр өчен хөрмәт үрнәге күрсәтәбез. Билгеле булганча, һәр кеше өлкән яшьтә игътибарга лаек һәм мохтаҗ.
Нет комментариев