25 ноябрь көнне Җәләлиева Диләфрүз Хәйрулла кызы олы юбилеен билгеләп үтте. Аның җилкәләре артында 85 елга сузылган гомер. Ул тормыш юлы ихлас соклану һәм хөрмәт уята торган кешеләр буынына карый. Аны бер сүз белән генә әйтеп була – Хезмәт кешесе.
Диләфрүз Хәйрулла кызы 1941 елның ноябрендә Вахит авылында крестьян гаиләсендә туа. Диләфрүз Хәйрулла кызының балачагы, яшьтәшләреннән аермалы буларак, катлаулырак була, ул ятимлектә үсә.
"Әтине бөтенләй хәтерләмим, аны сугышның беренче көненнән үк алганнар, ә мин ана карынында калганмын. Әти сугыштан кайтмады. Әнине дә хәтерләмим диярлек, ул миңа 4 яшь булганда үлгән. Мине әбием (әниемнең әнисе) - Мәрьям әбием үстерде. Миңа 7 сыйныф белем алырга мөмкинлек бирде. Мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә кердем. Хезмәт көне өчен эшләдек. Күп эшләргә туры килде, нигездә өлкәннәр белән беррәттән кырчылыкта. 1964 елда күрше Яңа Юл авылына, Җәләлиев Рафаэльгә кияүгә чыктым. Ирем белән бергә 2 ул үстердек. Бер көн дә эшсез утырмадым. Кияүгә чыккач, фермада сыер савучы булып эшләп, шуннан пенсиягә чыктым."
Әмма язмыш Диләфрүз апага күп сынаулар бирә. 1982 елда, җәй көне янгын чыгып, ул вакытта 9 йорт, шул исәптән аларның каралты-куралары юк ителгән. Яңа йорт салып чыгалар, шатланып яши башлаганда гына аларның ишеген кайгы җиле кага, каты авырудан соң 1990 елда ире үлә. Тормыш тагын бер тапкыр Диләфрүз Хәйрулла кызын сынап карарга була, бу юлы авырып, кече улы дөнья куя. Язмыш сынауларын бик авыр кичерсә дә, ул сынмый, чөнки бу буын кешеләре сынаулар белән чыныктырылган.
Диләфрүз Хәйрулла кызы гаҗәеп кеше, аның күңел көрлегенә һәркем көнләшә ала, аның тормыш девизы «Хәрәкәт – ул тормыш». Олы яшьтә булуына карамастан, ул җәй буе бакчада эшли, чәчәкләр үстерә, улы мөмкин булган саен әнисенә ярдәм итәргә тырышса да, кыш көне карларны да үзе көри. Аны олуг юбилее белән Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова котлады.
Нет комментариев