Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Гимназия укучылары Ключищида сәяхәттә булдылар

Пушкин картасы федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары Ключищи авылында Нарышкиннар-Паулуччи утары паркында булдылар.

Экскурсовод Мария Утар тарихы, аның хуҗаларының язмышлары турында сөйләде. Кызганычка каршы, безнең заманга кадәр Утар сакланмаган, аның каравы гасырлык тарихы булган юкә аллеясы сакланып калган. Аллея үзенең төзеклеге һәм уңайлылыгы белән сокландыра. Аллеяда йөргәндә, һәрбер кеше үзенең тарихка катнашын тоя.

Соңыннан укучылар "Клюкер" кирпеч заводына юнәлделәр. Ул Россиянең заманча заводларының берсе санала. Җитештерү цехларына кергәнче, балалар куркынычсызлык техникасы буенча журналга кул куйдылар, шәхси саклану чарасы - каскалар киделәр. Шуннан соң гына аларны цехларга алып керделәр. Завод лаборанты кирпеч җитештерүнең барлык этаплары турында сөйләде. Укучылар лабораториядә булдылар, анда продукциянең яңа үрнәкләрен булдыру өстендә эшлиләр. Аларга истәлеккә кирпеч үрнәкләрен алырга рөхсәт иттеләр. Укучыларда мавыктыргыч хикәя кызыксыну уятты. Вакыт файдалы узды, чөнки балалар заманча завод белән генә танышмадылар, ихтыяҗ булган һөнәрләр турында мәгълүматлар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев