Фәрдәнә Газиз кызына 85 яшь
Югары Ослан. Татарча

Фәрдәнә Газиз кызына 85 яшь

Төхбиева Фәрдәнә Газиз кызы 1941 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Татар Мәмәтхуҗасы авылында җиде балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.

Аңа 7 яшь тулгач, ул Татар Мәмәтхуҗасы авылындагы мәктәпкә укырга керә. Мәктәпне тәмамлау белән үк аңа олылар белән беррәттән совхозда хезмәт итәргә туры килә, кырчылык, аннары терлекчелектә эшли. 1964 елда Фәрдәнә апа җирле егет Илдус Төхбиевка кияүгә чыга, ире белән бергә алты балага тормыш бүләк итәләр һәм тәрбиялиләр. Фәрдәнә Газиз кызы гомере буе « Красный Дол» совхозында эшли һәм 1991 елда пенсиягә чыга. Бүгенге көндә ул кече улы Марат белән Татар Мәмәтхуҗасы авылында яши.

Бу юбилей көнендә Фәрдәнә Газиз кызын Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова һәм авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова котладылар.

Аңа иң мөһиме - нык сәламәтлек, шатлык һәм елмаю өчен күп сәбәпләр, якыннарының һәм туганнарының кайгыртуында озак еллар яшәвен теләделәр.


Нет комментариев