Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бибинур Хөснуллина: "Аллаһы Тәгалә миңа укырга дип гомер биргән дер"

Юрий Гагарин һәм Андриян Николаев белән очрашкан легендар шәхесебез күптән түгел үзенең 101 яшен билгеләп үтте.

Бибинур Шәйхелислам кызы 1920 елның 3 ноябрендә Кама Тамагы районының Кыртапа авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Спас педагогика техникумына укырга керә. 1938 елда юллама  буенча Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа җидееллык мәктәбендә эшли башлый. 1942 елда бу мәктәп ябыла. Шул ук елны Бибинур Хөснуллина Югары Ослан районының Яңа-Болгар авылында яңа ачылган җидееллык мәктәпкә география укытучысы булып кайта. 1949 елда ул әлеге мәктәпкә директор итеп билгеләнә Һәм 1972 елга кадәр шунда хезмәт итә. Аның педагогик эшчәнлеге стажы 35 елдан артык. Яңа - Болгар мәктәбендә Ватан, Нурвахит, Идел авылларыннан килгән балалар белем ала иде ул вакытта. Бибинур ханым мәктәп җитәкчесе булып эшләгән чорда Яңа-Болгар мәктәбе Югары Ослан районының алдынгы мәктәпләренең берсе булып санала иде.

1966 елда ул Коммунистлар патриясесең ХХIII съездына делегат итеп җибәрелә. Шул  съездда беренче космонавт Юрий Гагарин белән очраша  һәм истәлеккә фотога төшә.

Искиткеч, олы яшьтә булуына карамастан, Бибинур апа барлык эшләгән хезмәттәшләрен, укучыларын истә тота.

- Без Зәкия Гәлләмова, Суфия Нәҗмиева, Бәрия Мансурова, Сания Сәлахетдинова, Фаимә Ногманова, Нәсимә Кәбирова, Мәрзия Җамалиева, Михаил Федотов белән бик дус һәм бик тату эшләдек, - дип искә тешерә Бибинур Хөснуллина. - Яңа Болгар мәктәбендә сугыш вакытында без барлык эшләрне дә балалар белән бергә эшли идек. Кыш чыгарга җитәрлек утын да үзебез әзерләдек, куяннар асрадык, фронтка ит, бияләй, оекбаш җибәрә идек, - дип дәвам итә Бибинур апа.

- Бибинур апа бик гадел җитәкче иде. Ул беркайчан да хезмәттәшләренә дә, балаларга да тавыш күтәрмәде, барысы да аның күз карашыннан укыла иде. Ул үзе дә, хезмәттәшләре дә аның үрнәгенә ияреп кул сызганып эшләде, шуңа күрә мәктәбебез һәрвакыт иң яхшылар рәтендә булды, - ди Бибинур апаның укучысы Илһамия апа.

- Без аны Мәскәүдән съезддан кайтканда шундый горурлык белән каршы алдык, бөтен басу аша ул төшкән вертолетка каршы чаптык, - дип сокланып искә ала ул.

    Бибинур Шәйхелислам кызының тырыш хезмәте югары бәяләнде. Укытучының хезмәтен әллә нинди исемнәр, Мактау кәгазьләре, орден-медальләр түгел, ә ул укыткан укучыларның ирешкән уңышлары бәяли. Бибинур Хөснуллина үзе белем һәм юнәлеш биргән, мәктәпләрдә тырышып хезмәт куючы дистәләрчә укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. 

Ул атказанган укытучы гына түгел, гүзәл әни, дәү әни дә. Ире Разак белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аны балалары - Гөлнур белән Рөстәм, шулай ук оныклары, оныкчыклары сөендерә. Бибинур апа Казан шәһәрендә улы һәм килене белән яши. Яңа-Болгар авылында аларның йортлары бар. Озак еллар ул биредә ял итте. Бугенге көндә дә ул вакытын бушка үткәрми, Көръән, дини китаплар укый. – Аллаһы Тәгалә миңа укырга дип гомер биргән дер, - дип елмаеп куя ул.

Барлык авылдашларын, югары осланлыларны ул яратып искә ала, барысына да бик җылы сәламнарын җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: легенда шәхес Яңа Болгар авылы