Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Печище балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә язгы кәеф бүләк итте

Яшь музыкантлар башкаруында балалар композицияләре яңгырады.

"Салават күпере" балалар бакчасында балалар сәнгать мәктәбенең  фортепиано классы укучыларының концерты узды. Ясминә Гыймадиева, Асия Максимова, Юлия Любимова, Катерина Афанасьева, Максимилиан Стрельников башкаруында яшь тыңлаучылар өчен кызыклы һәм күңелле балалар пьесалары яңгырады. Балаларга концерт бик ошады.  

- Сәнгать мәктәбе күп еллар дәвамында Югары Ослан балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә. Безнең мәктәпнең педагоглары һәм укучыларының  концертлары һәрвакыт уңышка ия. Балалар музыкантларның үзләренә кунакка килүләрен бик яраталар. Без үз чиратыбызда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне балалар иҗат йортында көтеп калабыз, - ди сәнгать йорты директоры Нина Антонова.

Исегезгә төшерәбез, Печище балалар бакчасында ремонт эшләре бару сәбәпле, аның тәрбияләнүчеләре "Салават күпере"нә йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев