Печищеда Татарстан Республикасы тарихы белән таныштылар
Югары Ослан. Татарча

Печищеда Татарстан Республикасы тарихы белән таныштылар

Авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы оешу көненә багышланган «Мин һәм минем республикам» мәгълүмат сәгате узды.

Анда катнашучыларга Татарстанның кыскача тарихы, республиканың төрле тарихи үткәннәре һәм мәдәни традицияләре, төрле дин һәм милләт халыклары дус яшәве турында сөйләделәр. Викторина үткәрделәр, анда әлеге тематика буенча төрле сораулар тәкъдим ителде, катнашучылар туган республика турында булган белемнәрен ныгыттылар, шулай ук кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.

Ватан – ана, аны яклый бел,  

Кайда тудың, шунда кирәк бул,

Туган як - ана, чит як - үги ана дигән мәкальләрне искә төшерделәр.

Мәгълүмат сәгате салмак кына әңгәмә-диалогка күчте. Чарада катнашучылар республиканың истәлекле урыннары турындагы белемнәре белән бик теләп уртаклаштылар. Чара туган якны, аның тарихын һәм мәдәниятен, хисләрен, үзара ихтирамын һәм толерантлыгын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара азагында Татарстан Республикасы флагы белән фотога төштеләр.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев