Зөһрә Гаязова «Бәхет тынычлыкны ярата»
Яшь булуларына карамастан җаваплы эшләрдә эшләп, халык арасында абруй казанган, олы хөрмәткә ия гаиләләр бар районыбызда. Андый гаиләләр булу соклану, алар өчен горурлану, иртәгәге көнгә ышаныч тудыра.
Шундый гаиләләрнең берсе Яр Морквашында яшәүче Илнур һәм Зөһрә Гаязовлар. Илнур Хаҗинур улы әлеге авыл җирлеген 2013 елның октябрь аеннан җитәкли. Үзебезнең районда туып-үскән егет ул. Җитәкчелек вазыйфасына керешкәнче ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Тырышлыгын, максатчанлыгын, кешеләр белән уртак тел таба алганлыгын күреп район җитәкчелеге аңа авыл җирлегендә эшләргә тәкъдим итә. Күп уйланулардан соң, гаиләсе, әти-әнисе белән киңәшеп, ризалык бирә. Менә инде ун елдан артык уңышлы гына эшләп килә Гаязов. Яр Морквашы авылы җирлегенә кергән авыллар олы юл өстендә, авыллар айлап түгел, көнләп зурая, күзгә күренеп үсә, яңа кешеләр, йортлар, урамнар барлыкка килә. Илнур Хаҗинур улы җирлеккә кергән авылларның халкы белән уртак тел табып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга күп көч куя.
Әгәр дә гаиләсендә тынычлык, бер сүздән, бер караштан аңлаучы, кирәк вакытта киңәшерлек кешең булмаса, андый җаваплы эштә чын күңелеңне, көчеңне куеп эшләп булмас иде. Илнур Хаҗинур улының тылы ышанычлы, тормыш иптәше Зөһрә Солтангали кызы белән алар институтта укыган елларда танышалар. Зөһрә Чирмешән районының эшчәнлеге, тырышлыгы белән дан тоткан Лашман авылы кызы. Ул якларны усал халык дип әйтсәләр дә, бер дә усал түгел ул, сабыр гына, тыйнак кына елмаеп торучы Зөһрә иренә сөекле хатын, өч улына яраткан әни, кайнанасына уңган килен ул. Кияүгә чыкканчы ук Яр Морквашы яныннан үтеп киткәндә авылны ошата ул, шушы авылда яшәүне хыялында йөртә. Хыялы тормышка ашып Илнур белән 2007 елда гаилә корып җибәрәләр. Шәһәр тормышы аларны үзенә тартмый, икесе дә авыл баласы буларак, уртак тормышны әти-әниләре янында башлап җибәрәләр, йорт салып башка чыгалар. Әти-әниләр белән тату, авылдашларына, туганнарына кайнана-кайната белән яшәүнең сокланырлык үрнәге булып яшиләр. Зөһрә шулай ук югары белемле белгеч, күп еллар Татагролизинг системасында эшли, бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт куя, күп вакытын гаиләсенә багышлый. Гаиләдә 2010 елда Данияр туа. Ул спортны бик ярата, берничә ел инде “Рубин” футбол командасы составында уйный, өметле спортсмен. 2015 елда игезәкләр Кәрим белән Мурад дөньяга килә. Аларның да атна буена көннәре файдалы үтә, спорт белән дә, музыка белән шөгыльләнү дә көндәлек расписаниягә кергән. Аларның гаиләсендә балалар гаджетларда утырмый. Ялларны гаилә белән көтеп алалар, традиция буенча бергәләп кино карыйлар. Тагын бик тә матур гадәт бар гаиләдә, көне буена үзеңне бәхетле сизү өчен көненә сигездән дә ким булмаган кочаклашу кирәк, иртәләре аларның шуннан башлана.
-Гаиләдә бер-береңне хөрмәт итү, ишетү, тыңлау, юл кую бик мөһим. Бездә талашу юк, килеп чыккан проблемаларны тыныч кына чишәбез, утырып сөйләшәбез. Соңгы сузне һәрвакытта да Илнур әйтә, әти кешенең роле бик зур безнең гаиләдә. Ул тыңлый, төпле киңәшләрен бирә белә. Кайнанам да бик яхшы кеше, гел безнең белән, кирәк чакта булышчыбыз да, балалар үстерүдә ярдәмчебез дә, без аңа бик рәхмәтле. Без тыйнак гаилә, бәхет бит тынычлыкны ярата, мактанып, үзебезне күрсәтеп йөрергә яратмыйбыз, вакытыбызны гаиләбез, күп еллар бергә булган дусларыбыз белән үткәрергә яратабыз.- ди Зөһрә.
Республика көне алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашты.
Быел да ул Кремльдә тантаналы рәвештә үтте. Югары Ослан районыннан әлеге чарада Илнур һәм Зөһрә Гаязовлар гаиләсе катнашты.
Очрашу 25 август көнне унынчы тапкыр узды, анда республикабыз районнарыннан 500дән артык гаилә җыелды. Алар арасында Гаязовларның үрнәк гаиләсе дә булу - зур мәртәбә һәм горурлык.
-Шундый дәрәҗә күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Бездән дә күпкә хөрмәткә лаек гаиләләр бар, шуңа да очрашуда үзебезне уңайсызрак та хис иттек. Ул очрашу безгә алдагы көннәрдә дә тырышып эшләргә, балаларыбызны Татарстаныбызның лаеклы кешеләре итеп тәрбияләргә өндәү булды, - диләр Гаязовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев