Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Жемчужина” бассейнында йөзү буенча Югары Ослан районы спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды

Ярышларда шулай ук районның Яшьләр клубы йөзүчеләре дә катнашты.

“Жемчужина” бассейнында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган йөзү буенча Югары Ослан муниципаль районы спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды.
 Ярышларда шулай ук районның Яшьләр клубы йөзүчеләре дә катнашты.
Чара сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәргеч, балаларга физик тәрбия бирү, спорт йөзүен популяштыру,үстерү һәм иң көчле йөзүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.
Төркемнәрдә йөзү белән шөгыльләнүче спортчылар тиз секундлар һәм призлы урыннар  өчен көрәшергә килделәр. Стартка 45 йөзүче чыкты. Ярышлар программасы, кызларда да, малайларда да “ирекле” стиль белән 45 метрга  һәм 100 метр дистанциядә “комплекслы” йөзүне үз эченә ала. Моннан тыш, “Жемчужина” һәм Яшьләр клубы спортчылары арасында 4*50 метр эстафетасы уздырылды. Җиңүчеләр һәм призерлар төрле яшь төркемнәрендә билгеләнә, 6 яшьтән башлап һәм 14 яшьтән , аннан өлкәнрәкләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып Шәйдуллина Амалия, Ходько Анисия, Максимов Мөхәммәт,Стуляниди Елизавета, Милованов Виктор, Ибряйчева Дарина, Алексеев Артем, Валеева Алина, Баймяшкин Егор, Макарова Мирослава, Ходько Данис, Баймяшкин Аркадий, Андреева Диана чыкты. Эстафетада “Жемчужина” командасы җиңде. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, медальләр тапшырылды.
Шунысында билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда катнашучылар намуслы һәм компромиссыз көрәш алып бардылар һәм йөзүдә искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев