Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Законнардагы яңа үзгәрешләр үз көченә керде

2022 елның 8 гыйнварында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 21 статьясына үзгәреш кертү турында»2021 елның 27 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

98-ТРЗ номерлы закон нигезендә дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләрендә төп эш урыны буенча эшләүче гражданнарга шәхси торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен алты елдан да артмаган вакытка бер тапкыр түләүсез файдалануга бирелә: «акушерлык эше», «акушерлык һәм гинекология», «анестезиология - реаниматология», «гериатрия» белгечлекләре буенча медицина оешмаларында., "йогышлы авырулар», «кардиология», «дәвалау эше», «неврология», «неонатология», «гомуми табиб практикасы (гаилә медицинасы)», «онкология», «оториноларингология», «офтальмология», «педиатрия», «психиатрия», «рентгенология», «шәфкать туташы», «ашыгыч медицина ярдәме», «терапия», «фтизиатрия», "хирургия". Шулай итеп, Россия Федерациясе Җир кодексының 21 статьясы кысаларында җир кишәрлеге алу хокукына ия затлар даирәсе киңәйтелде.

98-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 28 декабрендә бастырып чыгарылган.

 

Югары Ослан муниципаль районы порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: законодательство Новое в законе