Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда "Балкыш" фестиваленең муниципаль этабы узды

Чарада татар клуб оешмаларының сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

Кичә район мәдәният йортында "Балкыш" үзешчән башкаручылар республика фестиваленең Региональ ветераннар иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган сайлап алу туры узды.

Чарада татар клуб оешмаларының сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. 

Өч сәгать  дәвамында концерт программасы дәвам итте, анда 60 тан артык башкаручы үз осталыкларын күрсәтте. 

23 мартта Буада узачак зональ турда безнең район данын Бакча Сарайдан Алмаз Гыйбадуллин, Патрикееводан Гайсә Заһидуллин, Мәмәтхуҗадан Венера Камалетдинова, Югары Осланнан Гөлгенә Дәүләтшина, Равилә Зәйдуллина, Рузалия Җиһаншина, Камил Тимербаев, вокаль фольклор ансамбльләре "Иделкәй", "Волжанка", Карахуҗадан Альбина Плохова һәм "Патрикеево егетләре", Макылдан Любовь Нефедова һәм Зоя Андриянова, Курал авылыннан Роза Антонова, Килди авылыннан Тамара Ахметова, Шелангадан Надежда Романова яклаячаклар. 

Уңышлар телик аларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш -Сияние" Ветеранский фестиваль