Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы бакчачыларына файдалы киңәшләр

Бәлки, сез экспертлар киңәшләренә колак салырсыз һәм гаҗәеп уңыш алырсыз.

- Кәбестә күбәләгеннән котылу авыр түгел. Суга шикәр комы кушып, баллы ширбәт әзерләгез. Берничә савытка бүлгәләп, кәбестә үсентеләре арасына куеп чыгыгыз. Һәркайсына аз гына чүпрә салыгыз. Җылыда ширбәт әчи башлый, шулай ул күбәләкләрне җәлеп итәчәк. Йомырка салырга килгән күбәләкләр баллы тозакка тиз эләгә.

- Сарымсак белән суган үстерү серләре.

Сарымсак һәм суган башлары үсә башлауга, төпләрендәге җирнең өчтән берен ачарга кирәк. Бу аларга тизрәк һәм эрерәк үсәргә ярдәм итә. Сарымсакның июль башында, суганның июль урталарында төбен ачалар. Суган белән сарымсак, гадәттә, август башында җыеп алына. Димәк, алар бер ай чамасы төбе ачылган килеш үсәчәк. Моны тамырларына зарар китермәслек итеп башкарырга кирәк.

- Помидорга тәмле аш.

3 литрлы банкага 2,6 - 2,7 литр су тутырырга. Чишмә суы яхшырак, су хлорсыз булырга тиеш. 100 грамм чүпрәне җылы суда җебетеп, 0,5 стакан шикәр комы кушарга һәм банкага салырга. Өстен марля белән каплап, әчетергә куярга. Әчү процессы туктагач, эремә әзер була.
1 стакан әчеткене 10 литр суга кушып, һәр төпкә 1 әр литр сибәргә. Җәй дәвамында томатны 3 тапкыр чүпрәле сый белән тукландырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр