Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан бакчачыларына июльдә нәрсәләр чәчәргә була дигән киңәшләр.

Җәй уртасында да бакчада кайбер үсемлекләр чәчәргә соң түгел.

Июльдә яшел тәмләткечләр чәчәргә була. Укропны чәчкәннән соң 25 көннән куллана башлыйлар. Салатны 3 атна саен көзгә кадәр чәчеп торырга мөмкин. Шпинат, тишелеп чыккач, 15 көннән ашарлык булып өлгерә. Дым җитмәгәндә, шпинатның чәчәк  ату куркынычы бар.

Июльдә редисның чәчәк атуга бирешми торган сортларын ("Красный великан", "Осенний великан" һ. б.) чәчәргә ярый. Пекин кәбестәсе, кольраби да үсеп өлгерәчәк.

Тиз өлгерә торган борчак, петрушка, фасольне дә июльдә тагын бер кат чәчәргә була. Бу вакытта борчак кортламый, яхшы өлгерә.
Дайкон июль уртасы йә азагында чәчкәндә генә яхшы үсә. Көзгә бик зур тамырлары өлгереп җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сад огород файдалы киңәшләр