Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан авылы мәчетендә район имамнары җыелышы узды

Җыелышта якынлашып килүче Рамазан ае мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин җыелышта катнашучыларны Татарстан Республикасы  Диния нәзарәтеннән килгән документлар белән таныштырды һәм якынлашып килүче Рамазан ае мәсьәләләрен аңлатты: фитыр, фидия, зәкят күләменә кагылышлы карарлар белән таныштырды.

Гали хәзрәт имамнарга мәчетләрдә булган дини әдәбият өчен имам - хатыйбларның шәхси җаваплылыгы турында искәртте, дини йолаларны үтәү мәсьәләләрен һәм 2022 ел "Ислам динен кабул итүгә 1100 ел" дип игълан ителүен  искә тешерде.

Шулай ук җыелышта коммуналь хезмәтләр, кулланылган табигый газ өчен вакытында түләү, мәчет һәм мөселман зиратлары территорияләрен чистарту айлыгы үткәрү, аларны җыештыру һәм чистарту буенча өмәләр оештыру мәсьәләләре каралды. Җыелыш барышында катнашучыларга шулай ук "Хозур"нәшрияты тарафыннан чыгарыла торган әдәбият таратылды.

Имамнар җыелышы Изге Коръән аятьләрен уку һәм күмәк намаз белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мечеть "Салихжан" собрание имамов