Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Җыр белән тормыш буйлап

27 июльдә Татар Мәмәтхуҗасы авылында урам концерты узды.

Концертта авыл үзешчәннәре белән берлектә Югары Ослан авылыннан “Иделкәй” татар халык коллективы да катнашты. Концерт программасын һәм һәрбер чыгышны тамашачылар җылы каршы алды, артистлар аларга яхшы кәеф, күтәренке рух бирергә тырыштылар. Концертның программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Тамашачылар игътибарына төрле жанрлы музыкаль номерлар күрсәтелде. Җыр башкаручылар үзләренең искиткеч талантларын, вокаль мөмкинлекләрен ачтылар. 

Р. Зәйдуллина, В. Камалетдинова башкаруында йөрәккә үтеп керә торган җырлар тамашачыларның күзләренә яшьләр китерде. А.Сәләхова, Г.Гимадиева, Ф.Корбанбаева, Д.Мөхәммәтҗанова чыгышлары авыл халкының күңеленә хуш килде, аларның һәр җырын бик яратып кабул иттеләр.

Авыл халкы иҗади үзешчән башкаручылар белән бергә рәхәтләнеп ял итте.  Мондый концертлар уздыру -  җирле талантларны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

«Иделкәй» халык төркеме Мәмәтхуҗа авылы җирлегендә даими кунак булып, һәр елны чыгышлары белән авыл халкын шатландырырга тырыша. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге һәм халыкның кызыксынуы аркасында, концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәм булды.

Оештырылган чара өчен авыл халкы үзешчән артистларга рәхмәт белдерә һәм яңа иҗади уңышлар тели. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев