Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юл авылында халык традицияләрен яңадан торгызалар

Яшь буынны ”Орчык өмәсе” дип исемләнгән борынгы фольклор бәйрәм белән таныштырдылар.

Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова язгы каникул көннәрендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында мәктәп укучылары өчен «Орчык өмәсе» үткәрде. Сәрия Әграт кызы бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, йон эшкәртүнең һәр этабын күрсәтте, орчык белән таныштырды һәм эрләргә өйрәтте.  Аннары бергәләп «Орчык тәгәрәтү», «Йомгак» халык уеннары уйнадылар.

- Безнең бурыч - үсеп килүче буынга милли гореф-гадәтләрне тапшыру. Кызганычка каршы, бу бәйрәм күптән үз актуальлеген югалтты, әмма без үз тарихыбызны һәм күркәм традицияләребезне саклап калырга тиеш, - ди Сәрия Ефимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Культура на селе Народные традиции