Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Халык контроле»нә элмә такталарда һәм күрсәткечләрдәге хата турында хәбәр итеп була

Татарстан халкы, элмә такта яки күрсәткечтә хата яки татар теленә тәрҗемәсе булмавын тапса, «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә ала.

Моның өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Кулланучы кирәкле урыннарны тутырырга тиеш булачак.

Аерым алганда, хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фотоматериалны йөкләргә, адресны күрсәтергә, вакыйга исеме, тулырак мәгълүмат күрсәтергә, басма кагыйдәләре белән ризалыкны расларга һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.

Ун көн дәвамында башкаручы тарафыннан, хәбәрдә күрсәтелгән мәсьәләне хәл итү өчен законлы нигезләр булмаган очракта, чаралар күрелә — «планлаштырылды» яки «мотивлаштырылган кире кагу» статусы билгеләнә.

 Хаталар турында системаның башка — «Юл хәрәкәтен оештыру» категориясе буенча хәбәр итәргә мөмкин. Гражданнар, мәсәлән, торак пункт атамасында татар телендәге язуда хата бар дип хәбәр итә. Моннан тыш, хаталар аншлагта адрес күрсәтүдә, тукталыш павильоннарында, юл күрсәткечләрендә очрый.

“Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүнең уңай мисалы булып Югары Ослан районы Печищи авылындагы пристань янында урнашкан шахта һәм мич калдыклары элмә тактасы чиста рус теленнән билингваль элмә тактасына әверелүе тора. Аны  уңай хәл итү өчен өч ай вакыт кирәк булган..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев