Введенка Бистәсе халкы җиңүгә үз өлешен кертә
Озакламый ТР Югары Ослан районыннан МХО зонасына гуманитар йөк җибәреләчәк.
Введенка Бистәсе җирлегендә яшәүчеләр хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операция уздыру зонасындагы якташлары өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Позициядә булган солдат өчен маскировка челтәре бронежилет яки каска кебек үк мөһим. Бу процесс күп вакыт таләп итә, аның өчен махсус материаллар кирәк, тукыма һәм челтәрләр кыйммәт бәядә. Ләкин хәзер фронтта булган егетләр өчен борчылучы битараф булмаган хатын-кызларны әлеге кыенлыклар туктатмый. Әлеге изге эштә бер үк вакытта берничә кеше эшли: кемдер тасманы кисә, кемдер үрә, кемдер тарттыра, аннары бергәләп челтәр тарту өчен бау үрәләр - барысы да бердәм команда булып эшлиләр.
"Без сугышчыларыбызга ярдәм итә алуыбызгы шатбыз. Бу безнең зур җиңүгә керткән кечкенә өлешебез дип ышанабыз. Мондый катлаулы вакытта ил өчен берләшү бик мөһим, һәм без җиңүне бары тик бергә генә якынайта алачакбыз. Хәтта үрелгән маскировка челтәре кебек әйбер дә, бигрәк тә ышаныч һәм мәхәббәт белән, кыйммәтле хәрби техниканы, һәм, иң мөһиме, бәяләп бетергесез кеше гомерләрен саклап кала ала» — диләр осталар.
Безнең яклаучыларга ярдәм итү эше дәвам итә. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Җиңү безнең кулда булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев