Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Волжская новь» газетасы редакциясе коллективы грантлар алуга республика конкурсында җиңүче булды

Грант массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, тел традицияләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыруга һәм таратуга юнәлдерелгән.

Узган пәнҗешәмбе "Татмедиа" да җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге проект буенча грант алуга конкурска редакцияләрдән 56 гариза килгән, шуларның 34е сайлап алынган. Җиңүчеләр арасында «Волжская новь» газетасы редакциясе коллективы да бар.

Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан халыклары вәкилләренең татар телен һәм туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды. Чарада район газетасының баш мөхәррире Нусрет Муфталиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Победа в конкурсе