Вахитта Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде
Ул 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе карары белән тел һәм мәдәни төрлелекне саклау, үстерү, күптелле белем бирүгә ярдәм итү максатында гамәлгә куела. Туган телебез һәрберебез өчен бәһасез. Без үзебезнең беренче сүзләребезне һәм уй-фикерләребезне ачыктан-ачык туган телебездә әйтәбез.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Вахит авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә «Туган телдә укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага төрле яшьтәге балалар чакырылган иде.
Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән башланып китте. Балалар туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә туган телнең әһәмияте, дөньядагы төрле телләрнең күптөрлелеге турында белделәр. Катнашучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, викторина уенында катнаштылар, туган тел турындагы мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чарага йомгак ясап, балалар туган тел - ул байлык, аңа сакчыл һәм ихтирам белән карарга, сөйләмне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән чүпләмәскә һәм, һичшиксез, башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шуны да истә тотарга кирәк: теләсә кайсы кеше өчен ул сөйләшә торган тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларга карата хөрмәт безне акыллырак, игелеклерәк, тәрбиялеләк, мәдәниятлерәк итә.
Чарага "Җырдай моңлы туган тел" китап күргәзмәсе әзерләнде, анда укучыларга "Татар халык иҗаты"н тасфирлаган китаплар тәкъдим ителде, аларда акыллы әйтемнәр һәм афоризмнар, үткен мәкальләр, мәзәкләр, күңел түренә үтеп керә торган шигырьләр, искиткеч җырлар, мәгънәле әкиятләр бар. Дөньяда туган телдән дә кыйммәтлерәк әйбер юк. Туган тел -халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче ул. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе чагыла. Тел халыкның кабатланмаслыгын, тарихи нәселдәнлеген, мәдәниятенең сакланышын тәэмин итә. Туган тел шәҗәрә нигезе булып тора, нәсел һәм гаиләне тоташтыра. Бары тик үзенең туган теле генә кешенең сәләтен күтәрә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев