Вахитта «Велосипед – минем дустым» уен программасы узды
Велосипед һәрбер бала өчен бик яхшы дус булырга мөмкин. Велосипедта йөрү балаларга җыелган энергияне чыгарырга ярдәм итә һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияли.
Вахит авыл мәдәният йортында яшь велосипедчылар өчен «Велосипед – минем дустым» уен программасы узды. Балалар юлларда үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Яшь велосипедчыларга Гөлназ Фәттахова юлда үзеңне ничек тотарга һәм сакларга икәнен искәртте.
Чараның практик өлешендә катнашучылар велосипедта йөрү осталыкларын күрсәттеләр, викторина һәм конкурсларда катнаштылар.
Һәрбер чарада катнашучы бала татлы призларга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев