Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта уңган хуҗабикәләр очрашты

«Сердәш» клубы кысаларында Вахит авыл китапханәсе олы яшьтәге укучылары өчен «Авылыбызның уңган хуҗабикәләре» дигән бәйрәм программасы үткәрде.

Чараның мәгълүмати өлешендә «Татар халкының милли ашлары» китап экспозициясе тәкъдим ителде. Китапханә мөдире Сания Сәлимуллина милли ашларның тарихы белән таныштырды, бавырсак, кош теле, чәкчәк, гөбәдия кебек заманча ашлар әзерләү серләре белән бүлеште. Чарага килгән хуҗабикәләрүз куллары белән әзерләнгән татар халкының милли ризыкларын табынга китерделәр. Алар арасында үрнәк, кайгыртучан әниләр, һәр гаиләдә өч-дүрт бала тәрбияләүче оста хуҗабикәләр бар иде.

Бәйрәм кызыклы ярышлар, уеннар, татар халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Бу искиткеч бәйрәм күңел ачу гына түгел, ә татар халкының милли йөзен, намуслы киләчәге булган хатын-кызларны саклау, халкыбызның күркәм сыйфатларын күрсәтү максатында үткәрелде.

Чара гадәттәгечә бәйрәмчә чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев