Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта “Сердәш” әгъзалары очрашты

16 июньдә бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен бәйрәм итәләр. Вахит авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сердәш» клубы әгъзалары өчен Корбан бәйрәме үткәрде.

Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн уткәч -  Ибраһим пәйгамбәрнең корбан китерү уңаеннан үткәрелә. 

Бәйрәм С.Халикованың дога укулары белән башланып китте. Аннан соң кунакларны Вахит авыл җирлеге башлыгы Ф.Кәримов котлады.

С. Сәлимуллина катнашучыларга бу бәйрәмнең игелеклелекне, шәфкатьлелекне, кешеләрнең рухи якынаюын символлаштыруын сөйләде. Аның нигезендә ятучы гомумхалык кыйммәтләре һәркемгә якын, аңлаешлы, милләтара тынычлыкның һәм үзара аңлашуның нигезе булып тора. 

Бу көннәрдә дин тотучы һәркем өчен әхлакый яңарыш, мәрхәмәтлелек, бер-береңә хөрмәт күрсәтү өстенлек ала.

Бәйрәмдә Г.Фәттахова һәм С.Сәлимуллина мөнәҗәтләр укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев