Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта “Рухи – матурлык җырчысы” әдәби сәгате узды

Вахит авыл китапханәсендә “Сердәш” клубы әгъзалары өчен татар язучысы-прозаик, публицист, Татарстан Республикасы халык язучысы А.Еники тууына 115 ел тулуга багышланган “Рухи - матурлык жырчысы” әдәби сәгате булды.

Китапханәче Сания Сәлимуллина үзенең укучыларын Әмирхан Еники биографиясе һәм аның әсәрләре белән таныштырды. Татар әдәбияты тарихында А.Еники татар язучысы - прозаик, публицист булып танылды. Аның оригиналь әсәрләре милли генә түгел, дөнья сәнгать әдәбияты үрнәкләре  дип санала. Аның татар һәм рус телләрендәге китаплары һәрвакыт укучыларда зур ихтыяҗ белән файдалана: «Гөләндәм», «Йөрәк сере», «Рәшә»  һ. б., хикәяләр: “Бер генә сәгатькә”, “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”һ.б.

Китапханәдә аның әсәрләре белән кызыксынучылар өчен "Татар әдәбияты морзасы" дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев