Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта «Россия Конституциясе – илебезнең төп законы» темасына хокукый мәгълүмат сәгате үтте

1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык референдумы белән Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең төп законы кабул ителде. Конституция без яши торган илнең дәүләт төзелешен, дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен, Россия гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели, шуңа күрә һәр граждан Конституцияне белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Вахит авылы мәдәният йортында әлеге истәлекле көн алдыннан авыл китапханәсе белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Россия Конституциясе – илебезнең төп законы» дигән темага хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мөдир Гөлназ Фәттахова катнашучыларга Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле турында искәртте, аның асылы һәм төп максаты нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге турында сөйләде.

Чара башында алып баручы дәүләт законнарын үтәүнең әһәмияте, хокукый культура күнекмәләрен үзләштерү турында әңгәмә үткәрде. Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп итү тарихы белән таныштырды. Соңыннан Конституциясенең икенче бүлеге - «кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләре” белән таныштылар. Безнең илебезнең төп кануны -  Конституциясе буенча яшәргә, ял итәргә, торакка һәм медицина ярдәменә, һөнәр сайларга хокукыбыз бар, һәм барлык кешеләр дә аның каршында тигез. Әңгәмә барышында катнашучылар, алган белемнәрен һәм логик фикерләүләрен кулланып, «Конституция-ул» викторинасы сорауларына җавап бирә алдылар.  

Чара шуны искәртү белән тәмамланды: законны белмәү аны бозган өчен җаваплылыктан азат итми, һәм Россиянең һәр гражданины үз иленең төп Законын белергә тиеш. Әлеге чара илнең дәүләт төзелеше, Россия гражданының хокуклары һәм бурычлары белән кызыксынуны арттыруга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев