Вахитта патриотик акциягә кушылдылар
2025 елның 24 апрелендә бөтен ил буйлап ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды — ул хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы!
Быел ул аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау максатыннан һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелә.
Вахит авыл китапханәсе мөдире Сания Сәлимуллина «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды, Георгий тасмаларын халыкка өләшүгә әзерләде.
Георгий тасмасы Россия сакчыларының хәрби батырлыгы һәм даны символы булып тора. Бүген Георгий тасмасы - ул төрле тарихи чорларда Ватанны саклаучыларның батырлыкларына горурлык һәм хөрмәт.
Лентадагы һәр кара-кызгылт-сары төс - без бүген яши торган илебезнең киләчәге өчен бирелгән меңләгән тормыш.
Георгий тасмасын күкрәктә сул якта йөртү тиешле, бу совет солдатларының батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәгендә мәңгегә калган дигән билге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев