Вахитта Муса Җәлилне искә алдылар
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Вахит авыл китапханәсендә «Сердәш» клубында татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан «Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә» дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Презентация ярдәмендә катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы эшчәнлеге турында белделәр.
Чара барышында «Моабит дәфтәреннән» – «Гафу ит, Ватан», «Аерылышу», «Таш капчык», «Батырлык турында» шигырьләр укылды, М.Җәлил сүзләренә язылган музыкаль әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Китапханәдә "Батыр йөрәкле шагыйр" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Ш.Маннурның "Муса"," Үлемсез җыр " - шигырьләр китаплары, Татарстан журналы, Мәдинә җомга газеталары урын алган.

СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге Указы нигезендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә тагын бер елдан СССР Министрлар Советы каршындагы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин һәм Дәүләт премияләре комитеты шагыйрьләр арасында беренче булган Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясен бирде. «Моабит дәфтәрләре " дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев